+12 °С
Дождь
Все новости
Горячие новости
17 Ноября 2017, 13:52

Педагоглар тәҗрибә уртаклашты

Кичә Новоселка мәктәбендә тәрбия эше буенча директор урынбасарлырының «Тәрбия эшенең төрле формалары һәм ысуллары» темасына район семинары узды.

Кичә Новоселка мәктәбендә тәрбия эше буенча директор урынбасарлырының «Тәрбия эшенең төрле формалары һәм ысуллары» темасына район семинары узды. Семинарда катнашучылар мәктәп музеенда булды, тәҗрибә уртаклашты һәм көндәлек проблемалар хакында сөйләште. Шушы белем учагындагы тәрбия эше юнәлешләре укучылар башкарган биюләрдә, инценировкаларда, театр тамашаларында чагылды.

Краннан су акмый

Район үзәгенең күпкатлы йортларында яшәүчеләр еш кына кранда су булмавына зарлана. «Водоканал» җәмгыятеннән хәбәр итүләренчә, мондый өзеклекләр суэтем башнясын тәэмин итүче һава электр линияләренең төзексезлеге нәтиҗәсендә килеп чыга. Әлеге вакытта оешма кирәкле материал сатып алу өчен акча эзләү белән шөгыльләнә.
Читайте нас: